Лениногорскилы – 16 яшьлек Дарья Антипова бокс буенча үзенең көчле икәнен тагын бер кат исбатлады.
Суздаль шәһәрендә бокс буенча яшүсмерләр арасында Россия Беренчелеге үтте. Анда 80 регионнан 600дан артык спортчы катнашты.
Дарья 15-16 яшьлекләр категориясендә иде, үзе генә белгән алымнарын кулланып, бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Хәзер Дарья җыелма командада Россияне тәкъдим итүгә хокук алды.
фото: спорт мәктәбеннән
Нет комментариев