Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск гимнастлары гомуми исәптә дә, шәхси исәптә дә алдынгы урында

Нәфис гимнастика буенча Әлмәттә регионара турнир булып үтте. Әлеге турнир “АFINA “ дип исемләнгән иде. Төрле регионнардан җыелган гимнастлар арасында Лениногорскиның 1 нче спорт мәктәбеннән дә яшь нәфис гимнастика осталары чыгыш ясады.

Тренерлар О.А. Сучкова, Н.П.Емельянова, А.В Гамза кул астында шөгыльләнүче 2011 нче елгы кыз балалар бәйгедә шәһәребез данын яклады.  Аларның төркемнәр белән дә, шәхси чыгышлары да бик уңышлы булды. Безнең яшь  гимнастлар төркеме  гомуми исәптә 3 нче урынга чыкты. Ә шәхси исәптә урыннар түбәндәгечә:

 Элина Ибраһимова һәм Элина Насретдинова – 1нче урын,

 Светлана Степанова, Лия Хәбибуллина, Алия Фәйзрахманова – 2 нче урын.

Яшь гимнастларга һәм аларның тренерларына уңышлар юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X