Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
СПОРТ

Лениногорск грек-рим көрәшчеләре командасы республикакүләм ярышларда бронза алды

Ачык турнир Башкортстан республикасы Октябрьск шәһәрендә үтте.

Күрше республика бу бәйгене танылган якташлары, Россиянең спорт мастеры Булат Зыязетдинов истәлегенә ел саен оештырып килә.

Быелгы ярышларда ике республикадан килгән уннан артык команда катнашты. Лениногорск грек-рим көрәшчеләре командасы Радмир Мортазин, Данил Солтанов, Ринат Хәбибуллин, Павел Антонов, Егор Иванов, Александр Хаков, Илмир Мәрданшин, Александр Хаков, Артём Власов, Камил Вәлиәхмәтов, Станислав Никифоров, Макар Зубаровскийдан тора иде. 

Әлеге үсмерләрнең барысы да 3 нче спорт мәктәбенең грек-рим көрәше бүлегендә тәрбияләнә. 

Шәһәребез командасы бу ярышларга ныклы ихтыяр көче, җитди әзерлек белән килүләрен күрсәттеләр, призлы урын алулары да шуны дәлилли. Призерлар сертификатлар, медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев