Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск җиңел атлетының Туймазыда дебюты уңышлы булды

Туймазы шәһәрендә ике республиканың җиңел атлетлары көч сынашты. Татарстан һәм Башкортостаннан җыелган иң көчле спортчыларның Ачык республика бәйгесе булды.

Лениногорскиның яшь җиңел атлетлары өчен  бәйге ярышларда катнашу осталыгын  үстерү һәм шәхси күрсәткечләрне яхшырту өчен  әһәмияле булды. 1 нче спорт мәктәбенең җиңел атлетлары уңышлы чыгыш ясап, 800, 400, 200, 100 метрга йөгерү дистанцияләрендә беренче булдылар. Җиңүчеләр Богдан Картежников һәм Дмитрий  Теребинов. Роберт Хәлиуллин, Никита Меренков Һәм Ярослав Винников – икенче булды.  Кызлар арасында Камилла Мәдишина 800 метр арага йөгерүдә өченчелекне яулады. Ә 300 метрлы дистанциягә йөгерүдә катнашкан Андрей Михайлов –республика ачык бәйгесенең иң яшь спортчысы һәм дебютчысы булды. Аның дебюты уңышлы гына чыкты – ул дүртенче нәтиҗәне күрсәтте. Шәһәребезнең җиңел атлетларына алдагы ярышларда да шома дистанцияләр, тренерларына уңышлар телибез

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев