Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск картингчыларның икесе чемпион исеме белән кайтты

Бу көннәрдә карт автомобилендә кышкы узышлар бер-берсен алыштырып кына тора. Берничә көн элек спортның әлеге төре буенча Татарстаның көньяк- көнчыгышы Кубогының икенче этабы ярышлары булды.

Лениногорск картингчылары Баулы районының Кызыл Яр авылында  булган әлеге бәйгедә аеруча уңышлы чыгыш ясадылар.

 Ярышларда катнашкан Татарстанның һәм Башкортстанның 120 спортчысы  тизлек буенча гына көч сынашып калмыйча, алда әйтелгән сыйфатларга да ия булуларын дәлилләү өчен тырыштылар. Әлеге җитди ярышларда  Лениногорскиның данын  алты спортчыдан торган картингчылар төркеме яклады һәм  югары нәтиҗәләр күрсәтте. Бәйге  төрле класслардагы карт автомашиналары арасында  аерым стартларда үткәрелде.

Милли Юниор классындагы картта  ярышкан Егор Митрофанов финиш сызыгын иң беренче булып кисеп үтте. Милли классындагы картларда узышчылар арасында җиңүче булган Эдуард Фәрхетдинов та – Лениногорск спортчысы. Алар үзләре ярышкан классларда, республика  көньяк- көнчыгышы Кубогының икенче этабы чемпионнары исеменә лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев