Лениногорск көрәшчесе беренче урынны яулады
СПОРТ

Лениногорск көрәшчесе беренче урынны яулады

Чистай шәһәрендә грек-рим көрәше буенча СССРның спорт мастеры А. С. Нуруллин истәлегенә республика турниры узды.

Анда Яр Чаллы, Чистай, Бөгелмә, Казан, Яшел Үзән, Лениногорск, Түбән Кама, Зәй шәһәреннән грек-рим көрәшчеләре катнашты. 

85 килограммга кадәрге авырлык категориясендә якташыбыз Николай Лобанов беренче урынны алды. 

Фото һәм мәгълүмат 3нче комплекслы спорт мәктәбенең ВКонтакте челтәреннән


Нет комментариев