Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск көрәш клубы спортчылары ТР Чемпионатында һәм Беренчелегендә катнаштылар

"JABBAR" көрәш клубы спортчылары өчен ял көннәре бик “кызу” узды.

Кече спортчылар Зәй шәһәрендә безнең клуб данын якладылар, өлкән спортчылар ММА буенча ТР Чемпионатында һәм беренчелегендә көч сынаштылар. Әлеге турнир Идел буе федераль округына сайлап алу туры булып тора.

Безнең спортчылар яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр:

Бикитеев Тимур -2 урын

Газизов Камил -3 нче урын

Горбунов Никита 3 нче урын. (Спортчылар Шагапов Илнур Наил улы җитәкчелегендә шөгыльләнә).

  16-17 февральдә "JABBAR" көрәш клубының кече спортчылары кул көрәше буенча Республикасының ачык беренчелегендә катнаштылар

Турнир бик күп спортчылар җыйды, алар бер-берсенә җитди көндәш булдылар.

Безнең спортчылар Анисимов Андрей һәм Ганиев Эрик өченче урыннарны яуладылар.

Котлыйбыз!

“JABBAR” көрәш клубы


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев