Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск көрәшчеләре игътибарына

Милли көрәш Бөтенроссия спорт төре буларак танылган. Бу хакта "Татар-информ" МА хәбәрчесенә "Татарча көрәш" Бөтенроссия милли спорт көрәше федерациясе президенты Җәүдәт Миңнәхмәтов сөйләде, дип хәбәр итә "Татар-информ" сайты. Бүген РФ Спорт министрлыгы советы утырышында әлеге көрәшне Россия Спорт министрлыгының Бөтенроссия спорт төрләре реестрына кертү турында карар кабул ителде. Бу спортчылар...

Милли көрәш Бөтенроссия спорт төре буларак танылган. Бу хакта "Татар-информ" МА хәбәрчесенә "Татарча көрәш" Бөтенроссия милли спорт көрәше федерациясе президенты Җәүдәт Миңнәхмәтов сөйләде, дип хәбәр итә "Татар-информ" сайты.


Бүген РФ Спорт министрлыгы советы утырышында әлеге көрәшне Россия Спорт министрлыгының Бөтенроссия спорт төрләре реестрына кертү турында карар кабул ителде.
Бу спортчылар һәм федерацияләр өчен яңа мөмкинлекләр ача, беренчедән, Татарстаннан читтә яшәп, спорт белән шөгыльләнүчеләр җирле бюджеттан финанслар ала алачак. Икенчедән, ярышлар масштаблы булачак һәм рәсми рәвештә Россия чемпионатлары статусын йөртәчәк. Өченчедән, көрәшчеләргә нәтиҗәләр буенча "Россия спорт мастеры" исемнәре бирелә алачак, ә тренерлар категорияләрен үстерә алачак.
Фото "Татар-информ" сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Спорт