Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск көрәшчеләре республика данын яклаячак

Шәһәребезнең грек-рим көрәше осталары районара, республика бәйгеләреннән призлы урыннарсыз кайтмый диярлек. Шушы көннәрдә генә көрәш мәктәбе үзендә, уңышлары белән горурланырлык спортчылар тәрбияләвен тагын бер кат исбатлады.

Күптән түгел Бөгелмә шәһәрендә Россиянең атказанган тренеры Раис  Садыйковның 70 яшьлек юбилеена багышланган  ярышлар булып узды. Грек-рим  көрәше буенча  «Снежинка» дип аталган  яшүсмерләр турниры  инде традицион  бәйгегә әверелгән, ул даими үткәрелеп килә.  Бу юлы  ярышларга Татарстан, Башкортостан, Марий Эл, Удмуртия, Ульяновск һәм Оренбург өлкәләреннән  көрәшчеләр килгән иде.  Барлыгы  25 команда  көч сынашты.

Лениногорскиның 3 нче спорт мәктәбендә тәрбияләнүче  Камил Вәлиәхмәтов һәм  Николай  Лобанов үз үлчәү категорияләрендә җиңү яуладылар.  Ә Макар Зубаровский турнирның көмеш призеры булды.

Бөгелмәдә үткән турнирдан бераз гына соңгарак калып Әлмәт шәһәрендә тагын бер җитди ярышлар узды.  Биредә  инде яңа башланган елның  Республика Беренчелеге  колач алды.  Әлеге бәйгедә Татарстанның 11 шәһәре - Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Яшел Үзән, Казан, Лениногорск, Яр Чаллы, Түбән Кама, Урыссу, Чистайдан килгән,  егерме бер яшькә кадәр булган спортчылар бил алышты.

Лениногорск  көрәшчеләре  Егор Илюхин һәм  Сергей Чатуров 55 килограммга  кадәр һәм 82 килограммга кадәр авырлык категорияләрендә  җиңү яуладылар һәм республика җыелма командасына керделәр.

30 гыйнвар – 1 февраль көннәрендә Казан шәһәрендә Идел буе федераль округы беренчелеге ярышлары булачак. Лениногорск көрәшчеләре  бу дәрәҗәле бәйгедә республика данын яклаячак, уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев