Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск көрәшчеләре сынатмый, урыннар яулый

Шәһәрнең 3нче спорт мәктәбе көрәшчеләре төрле турнирларда катнаша.

Күптән түгел Казан шәһәрендә халыкара класслы спорт мастерлары Наил Измайлов, Герман Новиков һәм Илдус Мөхәрләмов истәлегенә 2007-2009 елларда туган яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча ачык республика ярышлары узды. Ярышларда Удмуртия, Марий Эл, Мордовия һәм Татарстан Республикасыннан 180 көрәшче катнашты.

Үз авырлык категорияләрендә Руслан Моисеев һәм Альберт Минһаҗев җиңүче булды.

15 февраль көнне Приют поселогында (Башкортстан) Андрей һәм Александр Шамукаевлар истәлегенә багышланган грек-рим көрәше буенча ачык республика турниры булып узды.

3нче спорт мәктәбенең яшь көрәшчеләре уңышлы чыгыш ясадылар. Азамат Касимов, Рафаэль Рафиков, Арслан Яфасов үз үлчәү категорияләрендә өченче призер булдылар. Пьедесталның икенче баскычын Никита Митрофанов алды. Турнирның җиңүчеләре булып Артем Дәүләтшин һәм Сергей Чатуров танылды.

 

Айсылу Сафиуллина, директорның спорт эшләре буенча урынбасары

Фотолар: 3нче спорт мәктәбеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев