Лениногорск кызлары бокс ярышында җиңүләр яулап кайтты
СПОРТ

Лениногорск кызлары бокс ярышында җиңүләр яулап кайтты

Ульяновск шәһәрендә атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре Петр Липатов призына бокс буенча турнир узды.

Лениногорскиның 3 нче комплекслы спорт мәктәбе спортчылары яхшы ярыш күрсәтеп алдынгы урыннарны яулап кайтты.  Дарья Антипова белән Агата Санникова 1 нче урыннарны яуласалар, Мирослава Костина 2 нче урынны алды.  Кызларыбыз өчен горурланабыз, аларга киләчәктә дә зур уңышлар телибез.

Фото: Лениногорскиның 3 нче комплекслы спорт мәктәбе.


Нет комментариев