Реклама
27 сентябрь көнне Алабугада Кама елгасында салкын суда йөзү буенча көзге марафон үтте. Анда Казан, Чистай, Алабуга, Әлмәт, Можга (Удмуртия) йөзүчеләре белән Лениногорск "морж"лары да катнашты. Безнең лениногорскилылар - Илфат Әбдиев һәм Рафаил Әлкәров II урынга лаек булганнар. Котлыйбыз! Алда буласы йөзү ярышларында уңышлар телибез!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз