Лениногорск мөхтәсибәте волейболда сынатмады
СПОРТ

Лениногорск мөхтәсибәте волейболда сынатмады

Баулы шәһәрендә республика мөхтәсибәтләре арасында «Гаилә елы» кысаларында «Сәләм» Кубогына волейбол буенча турнир узды.

Турнир Баулы шәһәренең «Нефтьче» спорт комплексында үтте. Анда республиканың көньяк-көнчыгыш  казые Марат хәзрәт Мәрдәншин, Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин, «Нефтьче» спорт комплексы директоры Илнур Хәйруллин, Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск районнарының имам-мөхтәсибләре катнашты.

Барлыгы 8 команда катнашты. Иң элек, традицион рәвештә Изге Коръән аятьләре укылды.

Нәтиҗәдә, 1нче урын — Алабуга шәһәре мөхтәсибәте командасына насыйп булса, 2нче урынны Баулы шәһәре мөхтәсибәте командасы, 3нче урынга — Лениногорск шәһәре мөхтәсибәте командасы лаек булды.

Җиңүчеләр һәм катнашучылар кыйммәтле призлар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

Фото һәм мәгълүмат Ислам в Лениногорск Телеграм-каналыннан

 


Нет комментариев