Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск нефтьчеләре Кубок алды

Тиздән Лениногорск төбәге өчен зур вакыйга - "Лениногорскнефть" идарәсенең 70 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. "Кара алтын"ның нәкъ менә безнең төбәктә табылуы - безнең өчен зур шатлык. Олы вакыйга уңаеннан, идарәнең яшьләр комитеты, беренчеләрдән булып, хоккей турниры оештырырга карар кыла. 6-8 декабрь көннәрендә шәһәрнең Боз сараенда уеннар үтте. Биредә дүрт команда катнашты:...

Тиздән Лениногорск төбәге өчен зур вакыйга - "Лениногорскнефть" идарәсенең 70 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. "Кара алтын"ның нәкъ менә безнең төбәктә табылуы - безнең өчен зур шатлык. Олы вакыйга уңаеннан, идарәнең яшьләр комитеты, беренчеләрдән булып, хоккей турниры оештырырга карар кыла.
6-8 декабрь көннәрендә шәһәрнең Боз сараенда уеннар үтте. Биредә дүрт команда катнашты: "Лениногорскнефть" идарәсеннән "Алга" командасы, "ТМС групп" җәмгыяте, "Баулынефть" идарәсе һәм Лениногорск шәһәре ветераннары. Командалар арасында уен ныклы әзерлек белән барды. Хоккей турнирында җиңү - төп приз - Кубокны алу өчен алар зур тырышлык куйды. Шулай да уен нәтиҗәләре буенча иң яхшы һәм көчле командалар ачыкланды.
"ТМС-групп" җәмгыяте командасына катнашулары өчен грамота тапшырылды. III урында - шәһәр ветераннары командасы, II урында - "Баулынефть" идарәсе. Җиңүче "Алга" командасына Кубок тапшырылды. Шулай ук команда уенчылары идарә җитәкчелеге кулыннан сертификат алды. Бу көнне "Иң яхшы капкачы", "Иң яхшы һөҗүмче", "Иң яхшы сакчы" исеменә лаек булучыларны да аерым котладылар. Бу котлауларга җирле хакимияттән яисә яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсеннән килгән вәкилләр дә кушылган булса, яхшы буласы иде дә бит...
Шулай зурлап хоккей уеннары үткәрү - "Лениногорскнефть" идарәсе өчен күркәм традициягә әйләнде. Аларның гаиләсе, якыннары бирегә килеп, алар өчен көч биреп тора, уен коллективны берләштерә, эштә дә, спортта да көчле булуын күрсәтә. Ә бу нефтьчеләр өчен кирәкле сыйфат, бигрәк тә әлеге әһәмиятле дата алдыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Спорт