Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск районы Тимәш мәктәбе укучылары арасында күп төр ярыш узды

Тимәштә район мәктәпләренең VIII-IX һәм X-XI сыйныф укучылары арасында күп төр ярыш узды. Перекладина тартылу буенча Данияр Галимов белән Ильмир Халиков (икесе дә Шөгер мәктәбе егетләре) җиңүче булды. Ату буенча да шөгерлеләр беренчедә - Альфред Вәлиуллин һәм Айдар Фасыйхов. Автоматны иң оста җыючы һәм сүтүче Динар Латыйпов (Түбән Чыршылы) белән...

Тимәштә район мәктәпләренең VIII-IX һәм X-XI сыйныф укучылары арасында күп төр ярыш узды.


Перекладина тартылу буенча Данияр Галимов белән Ильмир Халиков (икесе дә Шөгер мәктәбе егетләре) җиңүче булды.

Ату буенча да шөгерлеләр беренчедә - Альфред Вәлиуллин һәм Айдар Фасыйхов.

Автоматны иң оста җыючы һәм сүтүче Динар Латыйпов (Түбән Чыршылы) белән Иршат Өметбаев (Тимәш) икән. Гомумкоманда беренчелегенә, иң күп балл җыеп, Шөгер мәктәбе егетләре лаек булды. Тормыш иминлеге нигезләре фәнен укытучы Илгиз Кәлимуллин аларны ярышка яхшы әзерләгән.

Күп төр ярышның абсолют җиңүчесе булып Динар Латыйпов (VIII-IX сыйныфлар арасында) һәм Айдар Фасыйхов (IX-XI сыйныфлар арасында) танылды. Аларга мәгариф идарәсе медале, кубогы, Мактау грамотасы һәм бүләкләре тапшырылды.

Марс Хәсәнов, мәгариф идарәсе белгече

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: күп төр ярыш

2
X