Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск шахматчылары призлы урыннар яулап кайтты

Казанда ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында тиз шахмат һәм блиц буенча Татарстан Республикасы шәхси чемпионаты узды.

Турнирда Казан, Чаллы, Яшел Үзән, Әлмәт, Түбән Кама, Лениногорск, Бөгелмә, Алабуга, Чистай, Актаныш, Кукмара, шулай ук Әтнә, Аксубай, Азнакай, Биектау һәм Питрәч районнары шахматчылары катнашты.

Лениногорск шахматчылары, ФИДЕ мастеры Владимир Шуваткин 68 катнашучы арасында 3-6 урынны бүлешсә, хатын-кызлар арасында Маргарита Соловьева призлы урыннар яулады.

Максим Пушкарев белән Артем Афанасьев та яхшы уен һәм югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәтте.

Радий Газизов, 2 нче шахмат мәктәбе директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев