Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск шахматчысы нефтьче шәһәрләр турнирында чемпион булды

Лениногорск шахмат мәктәбендә шөгыльләнүчеләр арасында илкүләм һәм республика ярышларында дәрәҗәле урыннар яулаган Маргарита Соловьева сыман осталар да бар.

Яңа уку елы башлану белән беррәттән, беренче бәйгеләр дә озак көттермәде. Узган атнада шахматчылар Баулы шәһәрендә ярышларда булдылар. Биредә нефть шәһәрләре Кубогының ХХI турниры булды.

Әлеге турнир Татарстанның көньяк –көнчыгышы шахмат сөючеләре лигасының  (Любительская Лига) беренче этабы булып тора. Ярышлар шәхси һәм комада зачетында үткәрелде. Лениногорск шахматчылары турнирда  бик уңышлы чыгыш ясадылар. Якташыбыз Маргарита Соловьева  үсмер кызлар арасында ярышларның чемпионы исемен яулады.

Тагын бер шахматчыбыз, хатын –кызлар арасында уйнаган Наталья Филимонова икенче урынга чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев