Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск шахматчысы Маргарита Соловьева республика турнирыннан җиңү белән кайтты

Башкалабыз Казанда ун көн дәвамында республика шахмат турниры барды.

Бу ярышлар танылган Россия шахматчысы, халыкара арбитр, СССРның спорт мастеры,  Татарстан Республикасы шахмат федерациясе вице-президенты вазыйфасын башкарган Наил Мөхәммәтҗанов истәлегенә үткәрелде.

Ярышларда Казан, Яр Чаллы, Яшел Үзән, Чистай, Түбән Кама, Балтач, Лениногорск,Кукмара, Бөгелмә, Биектау, Лаеш, Алексеевск һәм Тәтеш районнарыннан, шулай ук Мәскәүдән, Чуаш һәм Удмурт республикаларыннан, Ульяновск, Мәскәү һәм Төмән өлкәләреннән 280 шахматчы катнашты.

Якташыбыз Маргарита Соловьева турнирда унбиш яшькә кадәр булган үсмерләр төркемендә 1 нче урынны яулады.

 Бу ярышларда Маргарита үз-үзенә нык ышаныч белән уйнады. Турнирда шахматчылар яшь буенча төркемнәргә бүленеп, үзара көч сынаштылар. Үз яшендәгеләр арасында Лениногорск шахматчысы, көндәшләрен бер-бер артлы җиңеп чыкты. 

Яшь шахмат остасының  бу беренче генә  җиңүе түгел, төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә  ирешкән уңышлары белән, ул шахмат сөючеләргә күптән таныш инде.  Республика күләмендә беренчелекне яулап, Маргарита  үзенең җанатарларын  кабат сөендерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев