Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск спорт мәктәпләре үз укучыларында үткән тарихыбызга хөрмәт тәрбияли

Шәһәребез спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүче балалар районара, республика буенча үткән бәйгеләргә генә түгел, үз шәһәребез беренчелегенә үткәрелүче ярышларга да бик җитди карыйлар.

Мондый бәйгеләрнең күпчелеге күренекле якташларыбыз  истәлегенә оештырыла. Шуңа күрә аларның максаты спорттагы уңышларны гына түгел, буыннар бәйләнешен саклау, үткән тарихыбыз белән горурлану һәм хөрмәтләүне дә үз эченә ала. Әлеге спорт чаралары геройның  тормыш юлын, батырлык тарихын искә алудан башлана.

Шушы көннәрдә генә грек-рим көрәше буенча  шәһәрнең Ачык Беренчелеге булды. Ул  данлы якташыбыз- Советлар Союзы Герое Иван Заварыкин истәлегенә уздырылды.

 Лениногорскиның грек-рим көрәше мәктәбендә  шөгыльләнүче балалар һәм үсмерләр ярышларда уңышлы чыгыш ясадылар, әмма призлы урыннарга

Радмир Ялалов, Артем Звонарев,  Динар Сафиуллин, Роберт Черевов, Александр Пикалев, Егор Гамза, Артур Ибраһимов, Кирилл Бердников һәм Кирилл Иванов лаек булды. Алар тренерлары Руслан Лущиков һәм Владимир Майоров кул астында шөгыльләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев