Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск спортчысы трамплиннан сикерү буенча дөнья кубогында җиңде

Германиянең Обервизентал шәһәрендә чаңгыда трамплиннан сикерү буенча FIS Кубогы кысаларында беренче стартта Лениногорск егете 16 яшьлек Данил Садриев җиңү яулады.

Ярышта 78 спортчы катнашты. Бу хакта Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Турнирда Татарстанда туып-үскән 16 яшьлек Данил Садриев халыкара шәхси ярышларда үзенең беренче зур уңышына иреште», диелгән хәбәрдә.

Садриев ике рәсми омтылышта да иң яхшысы булды һәм үзенең якын көндәшләрен сигез баллга артта калдырды.

Башка призлы урыннарны Австрия спортчылары Максимилиан Штайнер һәм Штефан Райнер алды.

 

ttps://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев