Лениногорск спортчысы җиңел атлетика буенча Бөтенроссия ярышларында җиңү яулады
Казанның Үзәк стадионының футбол-җиңел атлетика манежында Россиянең атказанган тренеры Ю.М. Красильников истәлегенә җиңел атлетика буенча Бөтенроссия ярышлары узды.
Бәйгедә 2005-2006, 2007-2008 һәм 2009-2010 нчы елгы спортчылар көч сынашты. Ярышларга илнең 47 төбәге: Санкт-Петербург, Мәскәү өлкәсе, Самара,Томск, Белгород, Волгоград, Пермь шәһәрләре, Приморье крае,Сахалин өлкәсе,Ханты-Манси округы, Төмән өлкәсеннән 1300 гә якын спортчы җыелган иде.
Атлетлар 60, 200, 400, 800 метр, 1 километр ярым һәм 3 километр араларга узыштылар, эстафетада йөгерү , озынлыкка, биеклеккә сикерүләрдә, ядрә ыргытуда көч сынаштылар.
Лениногорскиның 1 нче спорт мәктәбендә тәрбияләнүче 3 яшь спортчы, әлеге дәрәҗәле ярышларда катнашты һәм бик уңышлы чыгыш ясады. Якташыбыз Кирил Шеховцов аеруча зур уңышка иреште, ул 60 һәм 200 метрга йөгерүдә җиңүче булды. Кирилл – 10 нчы мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы.
Тагын бер спортчыбыз Айдар Юнысов та иң яхшы йөгерүчеләр унлыгында, 400 метр арага узышларда ул 9 нчы нәтиҗәне күрсәтте, ә 200 метрга йөгерүдә 12 нче булды. Айдар 12нче лицейның 9нчы сыйныфында белем ала.
Лицейның 11 нче сыйныф укучысы Камилә Губанова да 200 һәм 400 метр араларга узышларда яхшы гына уңышлар казанды.
Лениногорск вәкилләре бу ярышларда көчле спорт үҗәтлеге, үзләренең җитди көндәш булуларын күрсәттеләр, шәхси рекордларын яңарттылар. Алар барысы да 1 нче спорт мәктәбе тренеры М.Зодорожная җитәкчелегендә шөгыльләнәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев