Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск теннисчысы Әстерханнан көмеш медаль белән кайтты

Лениногорск теннисчысы Рената Гәрәева Россия буенча үткәрелгән турнирдан көмеш медаль яулап кайтты. Әстерхан шәһәрендә узган “Язгы Беренчелектә” 19 яшькә кадәрле булган спортчылар катнашты.

Мәскәү, Воронеж ,Пятигорск, Ставрополь, Әстерханның үзеннән һәм Россиянең башка шәһәрләреннән җыелган 32 теннисчысы арасында Лениногорск спортчысы  үзенең иң осталарның берсе булуын күрсәтте.

“Финалга кадәр җитү өчен миңа шактый тир түгәргә туры килде,-дип хисләре белән бүлеште Рената Гәрәева,- һава торышы да бик сөендермәде: әле яңгыр ява, әле көчле җил чыга, йә кояш нык кыздыра башлый.  Шулай да мин алдыма куелган бурычларның барсын да  үтәп, шәхси исәптә югары урын алу өчен тиешле очколарны җыйдым.” Теннис турнирының финалында Рената Воронеж спортчысына гына гына оттырды, ул беренче урынга чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев