Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск трамплинчысы Данил Садриев Дөнья Кубогының Швейцария этабында

Данил Садриев дөньяның иң яхшы утыз трамплинчысы арасында үз урынын тагын бер раслады.

Берничә көн элек Швейцариянең  Энгельберг шәһәрендә ир-атлар арасында чаңгыда трамплиннан сикерү буенча Дөнья Кубогының бишенче этабы (10-нчы старт) тәмамланды. HS-142 трамплинында узган ярышларда дөньяның  трамплиннан  сикерү элитасы катнашты.  Ярышларның Швейцария этабы , трамплинчылар өчен 29 нчы декабрьдә булачак «Дүрт трамплин турне»сы алдыннан финал сынавы, үзенә күрә бер генераль репетиция булды.  “Дүрт трамплин турне”сы - иң дәрәҗәле  һәм популяр ярышларның берсе, быелгы сезонда 70 еллыгын билгеләп үтә. 

Дөньяның иң яхшы утыз трамплинчысы арасына керүче 18 яшьлек якташыбыз Данил Садриев Энгельбергта ярышларның ике стартында да уңышлы  чыгыш ясады.  Шуның белән үзенең “Дүрт трамплин турне”сына лаек икәнлеген исбатлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев