Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск трамплиннар комплексында Россия ярышлары булды

Трамплиннан сикерүче курку белмәс спортчыларның бәйгегә әзерләнгәнен генә карап тору да – бер хозурлык. Ә монда Росиянең төрле шәһәрләреннән җыелган иң оста трамплинчылары ярыша.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган Бөтенроссия ярышлары “Матурлык очышлар” дигән исем белән узды.  Лениногорск трамплинчылары, шулай ук Магадан, Красноярск, Санкт-Петербург, Түбән Новгород,  республикабызның Әлмәт, Казан шәһәрләреннән һәм Уфадан килгән спортчылар белән көч  сынашты. Барсы бергә 98 әү иде.

2007-2009 ,  2010 нчы елгы һәм аннан да яшьрәк үсмер малайлар һәм кызлар, ике көн дәвамында лениногорскилыларның игътибарын биләп торды. Лениногорск трамплинчылары  осталыклары буенча башкалардан калышырлык түгел.  Россия Беренчелеге ярышларында җиңүгә ирешүчеләр дә булды. 2010 елгы һәм аннан соңрак булган спортчы малайлар арасында  Марсель Шәрәфиев беренче урынга чыкты. Ә 2007-2009 нчы елда туганнар арасында Никита Лямов – икенче, Даниил Рохлин – өченче.

  Элегрәк елларда трамплиннан сикерү спорты гел ир-егетләр һөнәре генә булып санала иде. Бүген исә безнең чаңгыда куркмый һәм сынатмый оча белүче кызларыбыз бар. 2007-2009 нчы елгы трамплинчы кызлар арасында беренчелекне   Ангелина Соловьева яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев