Лениногорскиның «Яшьлек» спорткомплексында шәһәрнең уку йортлары студент егет-кызлары арасында волейбол буенча беренчелек узды.
Хатын — кызлар арасында нефть техникумы командасы беренче урынны яуласа, икенче урынны музыка һәм сәнгать педагогия училищесы, өченче урынны политехник колледж кызлары командасы алды.
Ир-егетләр арасында беренче урынга КНИТУ-КАИ егетләре лаек булса, икенче урынны нефть техникумы, өченче урынны политехник колледң егетләре яулый.
Фото һәм мәгълүмат Лениногорскиның Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсенең ВКонтакте социаль челтәреннән алынды.




Нет комментариев