Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе: Вирус спортка киртә түгел

Үзизоляция – куркынычсызлык чарасы гына түгел, ә үз өстеңдә эшләү, камилләшү, сәламәтлекне чыныктыру мөмкинлеге дә. Физик культура һәм спортны үстерү, шулай ук “Хезмәткә һәм оборонага әзерлек” Бөтенроссия физик культура-спорт комплексын пропагандалау максаты белән Лениногорскида онлайн-акция һәм марафоннар башланып китте. Аларга өйдән чыкмыйча да кушылырга була.



Лениногорскида яшәүче һәркем үзенең өйдә ничек спорт белән шөгыльләнгәне турында язып,социаль челтәрләрдә фото яки видеосын #Живуспортомдома (#Өйдәспортбеләняшим) хештегы белән урнаштыра ала.  

#Зарядидруга (#Дустыңныкуәтләндер) һәм #ГотовлюськГТО (#ГТОгаәзерләнәм) онлайн-марафоннары шәһәрлеләрне ГТО комплексы нормативларын тапшыруга чакырып кала. Анда катнашучылар теге яисә бу норматив комплексны үтәп, спорт эстафетасын дусларына тапшыра ала. Әлбәттә, хештеглар турында да онытмаска кирәк.

Шулай ук “ГТО турында кызыклы фактлар” информацион акциясе дә старт алды. Аның максаты – шәһәрлеләрне әлеге хезмәт һәм оборонага әзерлек комплексы, аның тарихы һәм үсеше белән таныштыру.

Акция һәм онлайн-марафоннар буенча барлык фото һәм видеоматериалларны Яшьләр, спорт һәм туризм эшләре идарәсенең сайтында һәм аккаунтларында табарга була.  ВКонтакте челтәрендә алар udms_len, инстаграмда udms_leninogorsk һәм  ГТО Лениногорск ВКонтактеда gto_leninogorsk, инстаграмда GTO_Leninogorsk исемнәре астында урнаштырылып барачак.

Спорт шәһәрлеләр тормышында һәрвакыт алдынгы рәтләрдә булды. Бу юлы да лениногорскилылар активлык күрсәтерләр дигән теләктә калабыз.  

 

Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе

ФОТО: УДМС и Т

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X