Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск йөзүчесе Әлмәт беренчелегендә җиңүче булды

Лениногорскиның “Юбилейный” йөзү бассейнында шөгыльләнүче бер төркем малайлар-кызлар, Әлмәт шәһәрендә йөзү ярышларында катнаштылар.

2007-2014 елларда туган спортчылар арасында узган Ачык Беренчелектә республиканың көньяк-көнчыгышы шәһәрләреннән  килгән 200 дән дә артыграк бала катнашты.

Ярышлар программасына 100 һәм 200 метрга комплекслы йөзү, кече төркемдә 50 метр арага аркада йөзү һәм 100 метрга  ирекле стиль белән йөзү буенча  узышлар кертелгән иде.

«Юбилейный» йөзү бассейнында тәрбияләнүчеләр  шәһәребезне бу бәйгедә бик лаеклы тәкъдим итте.

 Кызлар арасында безнең Анастасия Кожевникова ,3 нче  өлкәннәр разряды  нормативын  үтәп,  җиңүче булды. Малайлар арасында Павел Терентьев бронза медаль яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йөзү юбилейный бассейн