Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск йөзүчесе Татарстан Кубогы ярышларында көмеш призга ия булды

Лениногорск йөзүчесе республика ярышларында яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, көмеш приз белән кайтты.

Узган атнаның башыннан алып, башкалабыз Казанда дүрт көн буена йөзү осталары көч сынашты. Һәр елны үткәрелә торган традицион ярыш – Татарстан Кубогы булып узды. Әлеге ярышларда республиканың барлык район һәм шәһәрләреннән иң көчле йөзүчеләр җыелган иде. Билгеле, Лениногорск “Юбилейный”бассейнының яшь спортчылары да мондый дәрәҗәле бәйгедән читтә калмадылар. Бассейнда шөгыльләнүче Роберт Харасов 200 метр арага аркада йөзү узышында икенче нәтиҗәне күрсәтте һәм Татарстан Кубогының көмеш медаленә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев