12-14 августта шәһәребездә ике төр чаңгы ярышы буенча Бөтенроссия узышлары үтәчәк. Анда 1998 елгы һәм аннан яшьрәк спортчылар катнаша. Уфа, Мурманск, Түбән Новгород, Магадан һәм Лениногорск командалары чыгыш ясаячак. 13 августта рәсми тренировка үтә, 14ендә К-29 м һәм К-48 м трамплиннарыннан сикереп, йөгерәчәкләр һәм бүләкләү тантанасы була.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз