Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскида шахматның киләчәге өметле күренә

Лениногорскидагы 2нче номерлы шахмат мәктәбе 1979 нчы елда ачылган.

Шушы кырык елдан артык дәвердә биредә йөзләрчә бәйге һәм турлар булып үткән. Бу мәктәптә тәрбияләнүчеләр үз шәһәребездә уздырылган бәйгеләрдән тыш, республика һәм илкүләм  ярышларда катнашып, шәһәребез данын яклаган.

Шушы көннәрдә генә 2 нче шахмат мәктәбендә “Соңгы кыңгырау” дип аталган тиз уйнау ысулындагы традицион турнир булды. 

Турнир шушы еллар эчендә шахмат мәктәбен тәмамлаучыларга багышланды. Шахмат буенча, 1980 нче елда шәһәрнең беренче чемпионы булган Виктор Смирнов призына үткәрелде.

Уен швейцария системасы буенча 11 турда  үтте.  Бу зур бәйгедә үз шәһәребезнең шахмат осталарыннан тыш, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Зәй һәм Самара өлкәсеннән дә шахматчылар җыелды. 

Барлыгы 59 шахмат белән шөгыльләнүче килгән иде бу ярышларга. 

Өлкәннәр арасында абсолют зачетта Марсел Мөбәрәкшин җиңүче булды.  Ә Владимир Шуваткин 3 нче урынга чыкты.

Шахмат ветераннары арасында Александр Трошихин да дәрәҗәле 3 нче урынга лаек булды. 

Яшьләр дә сынатмады. Үсмерләр кызлар арасында – Варвара Фролова, ә егетләрдән Захар Плютага тиңнәр табылмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев