Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскида Советлар Союзы Герое Иван Заварыкин истәлегенә грек-рим көрәше буенча республика турниры уза

6-7 декабрьдә Лениногорскиның “Яшьлек” спорт комлексы базасында Советлар Союзы Герое Иван Заварыкин истәлегенә багышланган яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча 37 нче республика турниры уза.

 

Ярышларда Татарстан Республикасының 15 шәһәреннән, шулай ук Удмуртия һәм Башкортстаннан 230  көрәшче  катнаша.

«Советлар Союзы Герое Иван Александрович Заварыкин истәлегенә багышланган турнир традициягә әйләнде һәм анда катнашучылар саны елдан-ел арта. Мондый мәртәбәле ярышларны уздыру Лениногорск районында һәм безнең республикада грек-рим көрәшенең алга таба үсешенә хезмәт итәчәк. Барлык катнашучыларга да уңышлар телим», - дип белдерде тантанада катнашкан район башлыгы  Рәгать Хөсәенов.

Турнирда Лениногорск 3 нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең грек-рим көрәше бүлегендә тәрбияләнүчеләр катнаша. Егетләребез сынатмас, яхшы нәтиҗәләр күрсәтерләр дип өметләнәбез.

Җиңүчеләр һәм призерлар кубоклар һәм медальләр белән бүләкләнәчәк. Турнирда катнашучыларга уңышлар телибез!

  • Белешмә. Советлар Союзы Герое Иван Александрович Заварыкин 1916 елның 23 октябрендә Татарстан Республикасы Лениногорск районының Иске Куак авылында туган. 806 нчы штурм авиация полкының һава-ату хезмәте командиры ярдәмчесе капитан Заварыкин 1943 елның ноябрендә 104 хәрби очыш ясый, 40 танк һәм 130 автомашина яндыра, 20 артиллерия батареясын юк итә, 7 самолетны аэродромнарын һәм дошманның башка хәрби техникасында сафтан чыгара. Советлар Союзы Герое исеме аңа 1944 елның 13 апрелендә бирелә. Ленин, ике Кызыл Байрак орденнары, медальләр белән бүләкләнә. 1945 елның 21 февралендә сугышчан биремне үтәгәндә һәлак була. Литвада Мажейкяй шәһәрендә хәрби зиратта җирләнгән. Иске Куак авылында обелиск корылган, Герой исемен Лениногорскида  урамнарның берсе йөртә.

 
Лениногорск муниципаль районы мэриясе матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев