Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскида теннис буенча Ачык Беренчелек узды

15-16 декабрь көннәрендә Лениногорск теннис холлда теннис буенча һәвәскәрләр турниры узды.

Ярышлар ир-атлар парлы разрядында үтте. Лениногорскидан тыш Казан, Сыктывкар, Уфа, Ижевск, Яр Чаллы, Әлмәт, Октябрьскийдан да спортчылар килгән иде.

Кунакларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Залаков, Лениногорск Теннис Федерациясе җитәкчесе Сергей Кандауров, "Геотех-сервис" җәмгыяте директоры Ильгиз Шиапов сәламләде.
Уеннар бик матур, кызыктыргыч итеп үтте. Беренче урынны Казаннан Вильданов Руслан белән Селецкий Антон алды.  Икенчедә Әлмәттән  Гатин Рәис белән Емельянов Павел алды. Өченче урынны Бусоргин Сергей (Ижевскидан) белән Гудабандзе Иракли (Казаннан) алды.

Турнир ахырында кубок һәм барлык катнашучыларга призлар тапшырылды.

"Теннис Холл"
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев