Заман сулышы

Лениногорскида «Велокөн -2014» үтте

Ул көнне велосипедта 200 артык шәһәрле йөгерде. Катнашучылар арасында шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, администрация вәкилләре, студентлар, укучылар бар иде. Әлеге чара 31 майда билгеләп үтелә торган Бөтендөнья тәмәкесез көнгә багышланды. Аның барышында " Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" рәсемнәр конкурсына нәтиҗә ясалды, җиңүчесе булып, нефть техникумы студенты Никита Степанов чыкты....

Реклама

Ул көнне велосипедта 200 артык шәһәрле йөгерде. Катнашучылар арасында шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, администрация вәкилләре, студентлар, укучылар бар иде.


Әлеге чара 31 майда билгеләп үтелә торган Бөтендөнья тәмәкесез көнгә багышланды. Аның барышында " Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" рәсемнәр конкурсына нәтиҗә ясалды, җиңүчесе булып, нефть техникумы студенты Никита Степанов чыкты. Балаларның район думасы активистлары " Тәмәкене конфетка алыштырам" акциясе үткәрделәр.
Моңардан тыш, викториналар оештырылды, Мәдәният сарае артистлары һәм "Fasion" агентлыгы. 1 нче спорт мәктәбе гимнастлары халыкның күңелен ачты. Әлеге чараны үткәрү "Гора" туризм станциясе , мәдәният идарәсе, мәдәният йорты, шәһәрнең яшьләр эшләре спорт һәм туризм идарәсе ярдәме белән мөмкин булды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: