Лениногорскилы Антон Павлов бронза медале яулап кайтты
СПОРТ

Лениногорскилы Антон Павлов бронза медале яулап кайтты

Зәй шәһәрендә И. Баһаутдинов истәлегенә грек-рим көрәше буенча төбәкара турнир узды.

Анда Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы, Әлмәт, Зәй, Бөгелмә, Лаеш, Лениногорск һәм башка шәһәрләрдән килгән спортчылар катнашты. 

Лениногорскилы Антон Павлов 40 кг авырлык категориясендә лаеклы өченче урынны яулады.

Аңа грек-рим көрәшендә алга таба уңышлар һәм киләчәктә алдынгы урыннарны яулавын телибез.

 


Нет комментариев