Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскилы Егор Николаев картинг буенча бронза медаль яулап кайтты

Яр Чаллы шәһәрендә картинг буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге һәм Чемпионатының соңгы этабы узды.

Ярышта Лениногорск картинг клубында тәрбияләнүче Егор Николаев 77 старт номеры белән катнашты. Егор финал узышлары нәтиҗәләре буенча бронза медаль яулады.

Аның тренеры Станислав Гамза әйтүенчә, «Быел Егор яңа тәҗрибә туплады, өйрәнде, шомарды. Үзеннән 2 яшькә олырак егетләр белән көрәште. Шулай ук, нормативларны үтәп яшүсмерләр арасында 1 нче разряд алды. 2025 елда Егор Республика чемпионатында беренче урын өчен көрәшә алачак. Аңа уңышлар теләп калам», дип уртаклашты ул.

Фото: Станислав Гамза

3 нче комплекслы спорт мәктәбенең ВКонтакте челтәреннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев