Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскилы Камил Вәлиәхмәтов алтын медаль яулады

Шәһәребездәге 3 нче спорт мәктәбенең грек-рим көрәшчесе Чаллыда узган ярышлардан алтын медаль белән кайтты.

Республиканың һәм илебезнең төрле шәһәрләрендә үткәрелгән ярышлардан алдынгы урыннар яулап кайтучы грек-рим көрәшчесе Камил Вәлиәхмәтов исемен ел дәвамында даими ишетә килдек. Бу юлы ул Чаллы шәһәрендә узган көч сынашулардан җиңү яулап кайтты.

Чаллыда тагын бер республика күләм ярышлар булып үтте. Анда Татарстан һәм Башкортостаннан 80 грек-рим көрәшчесе җыелган иде.

Лениногорскиның 11 нче гимназиясендә укучы Камил Вәлиәхмәтов бу ярышларда зур җиңүгә иреште. Ул бәйгенең алтын медаленә ия булды. Билгеле, бу җиңү Камилнең тренеры Владимир Майоров белән уртак уңышлары.

Фото: 3 нче спорт мәктәбе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: грек-рим көрәше