СПОРТ
Лениногорскилылар чаңгы ярышында республика чемпионы булды
Ярышларда Мәскәүдән, Казаннан, Уфадан, Пермьнән һәм Лениногорскидан җыелма командалар катнашты.
7-9 нчы февральдә Лениногорскида чаңгыда трамплиннан сикерү һәм чаңгыда ике төр ярыш буенча ТР чемпионаты һәм беренчелеге узды. Ярышларда Мәскәүдән, Казаннан, Уфадан, Пермьнән һәм Лениногорскидан җыелма командалар катнашты.
8 нче февральдә чаңгыда ике төр ярыш буенча ачык чемпионат һәм беренчелек...
Ярышларда Мәскәүдән, Казаннан, Уфадан, Пермьнән һәм Лениногорскидан җыелма командалар катнашты.
7-9 нчы февральдә Лениногорскида чаңгыда трамплиннан сикерү һәм чаңгыда ике төр ярыш буенча ТР чемпионаты һәм беренчелеге узды. Ярышларда Мәскәүдән, Казаннан, Уфадан, Пермьнән һәм Лениногорскидан җыелма командалар катнашты.
8 нче февральдә чаңгыда ике төр ярыш буенча ачык чемпионат һәм беренчелек узды, анда 51 спортчы катнашты.
Казаннан Роман Терехин чаңгыда ике төр ярыш буенча ТР чемпионы булды, көмеш призер - Лениногорскидан Дмитрий Наговицын, бронза призер - Лениногорскидан Руслан Габидуллин.
9 нчы февральдә чаңгыда трамплиннан сикерү буенча ачык чемпионат булды. Анда 70 кеше катнашты.
Лениногорскидан Александр Милослов чаңгыда трамплиннан сикерү буенча ТР чемпионы булды, Лениногорскидан Руслан Габидуллин - көмеш призер, Лениногорскидан Рөстәм Әхмәтшин - броза призер, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев