Лениногорскилылар баскетбол уйнады. Кайсы уку йорты җиңде? (+фотолар)
СПОРТ

Лениногорскилылар баскетбол уйнады. Кайсы уку йорты җиңде? (+фотолар)

Лениногорскиның «Яшьлек» спорткомплексында шәһәрнең уку йортлары командалары арасында баскетбол буенча беренчелек узды.

Хатын — кызлар командасы арасында беренче урынны музыка һәм сәнгать педагогия колледжы, икенче урынны политехник колледж командасы алды.

Ир — атлар командасы арасында беренче урынга — нефть техникумы, икенче урынга политехник колледж, өченче урынга КНИТУ-КАИ командасы лаек булды.

Фото һәм мәгълүмат Яшьләр, спорт һәм туризм Лениногорск ВКонтакте төркеменнән алынды.

 


Нет комментариев