Лениногорскилылар грек-рим көрәшендә сынатмады
СПОРТ

Лениногорскилылар грек-рим көрәшендә сынатмады

8-9 гыйнвар көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча Республика Беренчелеге үтте.

Ярышта йөздән артык спортчы катнашты.

Лениногорск егетләре дә грек-рим көрәшендә сынатмады һәм лаеклы урыннар яулады.

Нәтиҗәдә: Артем Дәүләтшин белән Альберт Мингазов -2 урын, Илназ Сәлахов - 3 урын, Эмиль Вәлиев белән Динар Сафиуллин - 5 урыннарга лаек булдылар.

Аларга, 19-22 гыйнвар көннәрендә Ульяновск шәһәрендә узачак Идел буе федераль округы Беренчелегендә дә уңышлар телибез.

Руслан Лущиков, грек-рим көрәше буенча тренер

Рамия Гарифуллина тәрҗемәсе

 


Нет комментариев