Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскилылар грек-рим көрәшеннән лаеклы урыннар яулап кайтты

Яр Чаллы шәһәрендә СССРның спорт мастеры Александр Улеев истәлегенә грек-рим көрәше буенча Бөтенроссия турниры узды.

Анда Башкортстан, Марий-Эл, Татарстан, Удмуртия, Мордовия, Самар, Киров, Оренбург, Мурманск һәм Ульяновск өлкәләреннән 16 яшькә кадәрге 200дән артык көрәшче катнашты.

Лениногорск көрәшчеләре дә уңышлы чыгыш ясадылар. 75 килограммга кадәрге авырлык категориясендә 6 нчы мәктәп укучысы Макар Зубаровский җиңү яулады. 

68 кг авырлык категориясендә 8 нче мәктәп укучысы Станислав Никифоров белән 85 кг авырлык категориясендә 6 нчы мәктәп укучысы Николай Лобанов призерлар булдылар.

Фото һәм мәгълүмат Лениногорскиның 3 нче комплекслы спорт мәктәбенең ВКонтакте челтәреннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев