Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскилылар ГТО нормаларын тапшырды (+фотолар)

Лениногорскиның 1 нче спорт мәктәбендә ГТО нормаларын бирү буенча фестиваль ачылды.

Әле күптән түгел генә 10нчы балалар бакчасында анда эшләүче хезмәткәрләрнең балалары ГТо нормалары тапшырган иде. Инде 1нче спорт мәктәбендә дә мәктәп укучылары ГТО нормаларын бирү буенча фестиваль ачылды. 

1нче, 2нче, 4нче, 8нче, 10нчы, 11нче гимназия, 12нче лицей, 13нче мәктәп укучылары бик теләп нормалар тапшырды.

Укучылар һәрвакыттагыча тартылды, урыннан сикерде, ятып гәүдәсен күтәрде, отжимание ясады, йөгерде. 

ГТО нормаларын үтәү буенча мәктәпләр арасында беренче урынны 2нче мәктәп яуласа, 12нче лицей икенче, 4нче мәктәп өченче урынга лаек булды. 

Башка мәктәпләргә килгәндә, 4нче урынны — 8нче, 5нче урынны — 1нче, 6нчы урынны — 10нчы, 7нче урынны — 11нче гимназия, 8нче урынны — 13нче мәктәп алды.

Фото һәм мәгълүмат ГТО-Лениногорский район ВКонтакте челтәреннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев