Әлмәт шәһәрендә Ришат Абүбакиров истәлегенә багышланган өстәл теннисы буенча традицион IVнче турнир узды.
Анда Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Зәй, Казан, Лениногорск шәһәрләреннән 80гә якын спортчы катнашты.
Лениногорск данын Николай Фадеев, Алексей Фадеев, Лариса Вотякова, Кирилл Летяев, Фәридә Усманова яклады.
Нәтиҗәдә, беренче урынны Николай Фадеев, икенче урынны Алексей Фадеев белән Фәридә Усманова яуласа, өченче урынга Лариса Вотякова лаек булды.
Фото һәм мәгълүмат Фәридә Усманова.



Нет комментариев