Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскилылар шахматта сынатмый (+фотолар)

Лениногорск шахматчылары Бөгелмә шәһәрендә узган шахмат ярышында катнашып, призлы урыннар яулап кайтты.

Тиз шахмат буенча турнир Бөгелмәнең «Яшьлек» спорт мәктәбендә узды. Бөгелмәлеләр аны танылган якташлары, шахмат үсешен куәтләп, озак еллар дәвамында үзенән даими өлеш кертеп торган Вячеслав Айдуганов истәлегенә багышлап оештырганнар иде.

Әлеге турнир Бөгелмәдә инде традицион төс алган. Бу юлы турнирда Татарстан һәм Башкортстан республикасыннан җыелган 68 шахматчы көч сынашты. Швейцария системасы буенча 11 турдан торган бәйгедә лениногорскилылар яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Ир-егетләр арасында абсолют зачет уеннарында безнең Владимир Шуваткин һәм Николай Мукаев иң оста шахматчылар арасына керде.

Кызлар арасында барган көрәштә — Маргарита Соловьева, ә хатын-кызлар арасында Наталья Филимонова турнирның чемпионнары булдылар.

Фото һәм мәгълүмат Владимир Шуваткин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев