Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскиның КАТАНА клубы көрәшчесе халыкара ярышларда җиңде

Лениногорскиның “KATANA” клубы көрәшчеләре күптән түгел халыкара ярышларда булып кайттылар.

Чехиянең Прага шәһәрендә, киокусинкай каратэ буенча "Praha open" халыкара турнирында, республика  даны өчен  безнең Егор Шуков һәм  Ника Долголаптева  көрәште. Әлеге ярышларда  20 илдән килгән 300 дән артыграк спортчы чыгыш ясады.

Лениногорск көрәшчеләре  мондый җитди турнирда  әле беренче тапкыр  гына катнаштылар.  Бу  ярышларда көндәшлек аеруча  җитди, бәйгенең дәрәҗәсе дә бик  югары.

 Халыкара турнирның нәтиҗәләре, безнең спортчыларыбызның  кайсы илдән килгән көрәшчегә дә бик  лаеклы көндәш була алуын  күрсәтте.

Турнир барышына  лениногорскилы Егор Шуков  үзенең осталар арасында да иң оста булуын исбатлап, һәр  көндәшен җиңә килде,  тик бәйгенең икенче әйләнешендә генә  Польша көрәшчесенә  бераз өстенлек белән оттырды.  Ника Долголаптева исә,  һәр очрашуны уңышлы үткәрде һәм халыкара турнирның  җиңүчесе булды.

Әлеге зур уңышның көрәшчеләребезне алдагы ярышларга өндәп торуын һәм  аларның  яңадан-яңа җиңүләргә ирешүләрен  телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев