Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскиның трамплиннар комплексында "очтылар"

Узган шимбә-якшәмбе көннәрендә Лениногорскида чаңгыда трамплиннан сикерү һәм чаңгыда ике төр ярыш буенча ачык Татарстан беренчелеге узды. Ярышлар атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре Александр Звягинцев һәм ТАССРның 100 еллыгына багышлап үткәрелде.


Озакка сузылган тәнәфестән соң, ниһаять, трамплиннар комплексы территориясендә җанлылык сизелде. Ярышларда Казан, Уфа, Әлмәт, Лениногорскидан 93 спортчы катнашты.

Шимбә көнне спортчылар чаңгыда ике төр ярыш буенча беренчелектә катнашса, икенче көнне исә трамплиннан сикерделәр.
Ярышлар парадын чаңгыда трамплиннан сикерү Татарстан Федерациясенең Президенты Энәс Вәлиев ачты, спортчыларга уңышлар теләде.

Чаңгыда ике төр ярыш буенча лениногорскилылар призлы урынарны яулады. Мәсәлән, 2009 елгы һәм аннан да яшьрәкләр арасында Марсель Шәрәфиев икенче урын алды, 2006-2008 елгылар арасында беренчелекне Даниэль Иванов алса, өченче урында Денис Вацков иде. 2003-2005 елгылар арасында беренче урында Булат Галимов, өченче урынны Максим Бурлеев алды.

Чаңгыда трамплиннан сикерү буенча нәтиҗәләр түбәндәгечә: 12-14 яшьлек яшүсмерләр арасында урыннарны безнең спортчылар гына бүлеште. Артем Васильев – җиңүче, Даниил Рохлин – икенчедә, Никита Лямов – өченчедә.
2003-2005 елгы яшүсмерләр арасында җиңүче булып Алексей Ефимов танылды, икенче урынны Булат Галимов алды.

 

Фотолар: "Олимпия резервы" спорт мәктәбе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев