Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскиның яшь футболчылары беренче тапкыр ярышта катнашып, яхшы нәтиҗә күрсәтте

Казанның “Электрон” спорт залында мини-футбол буенча “Татарстан Республикасы футбол федерациясе” Кубогы узды.

Анда 2015 елгы яшүсмерләр командалары катнашты. Лениногорскины “Юность” командасы тәкъдим итте, ул А дивизионында көчлесе булып тора.

Турнирның беренче көнендә безнең футбол уйнаучы малайлар Кукмараның “Интер” командасын, Чистайның “Труд” командасын җиңделәр.

Икенче көнне “Юность” Байлар Сабасының “Олимп” командасын 3:1 исәбе белән җиңде һәм чирек финалда Казан командасы белән очрашты. Лениногорск яшүсмерләре монда да бирешмәде, бер гол керттеләр. Аннары алар ярымфиналда Алабуганың “Вызов” командасы белән уйнады. Аларны пенальти буенча 3:2 исәбе белән җиңделәр.

Киеренке финал ярышы үтте. Иң көчле ике команда очрашты, безнең команданың көндәше Казанның татар-инглиз гимназиясе иде. Безнең капкага ике мәртәбә туп кертеп, 0:2 исәбе белән җиңделәр. Шулай итеп, мини-футбол буенча Татарстан Кубогы турнирында көмеш медальгә ия булдылар.

«Юность» командасы составында 8 уенчы иде. Команда тренеры Олег Сукоркин аларның җиңүгә омтылышлары зур булуын билгеләп үтте. “Малайлар республика ярышларында беренче мәртәбә генә катнаштылар, беренче тәҗрибә алдылар, нәтиҗәсе бик яхшы булды”, - ди.

 

фото: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2296781.htm

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев