Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскиның «KATANA» клубы алты медаль алып кайтты

Лениногорскиның «FC KATANA» клубы Киокусинкай көрәшчеләре Казанда Халыкара спорт ярышында бер — алтын, ике — көмеш һәм өч бронза медаль яулап алуга иреште.

Халыкара турнирга Россия Федерациясе, Белоруссия һәм Казахстанның 13 төбәгеннән 500дән артык киокусинкай көрәшчесе җыелды. 

Турнир нәтиҗәләре буенча лениногорскилылар алты медальгә ия булды. Алтынны, 1 нче урынны Дмитрий Ильин алды.

Көмеш медальләргә Әскәр Ризатдинов һәм Радмир Жаков ия булды. Ә бронза берьюлы өч көрәшчедә. Аларның хуҗалары: Ислам Шәймәрдәнов, Виктор Хрулев һәм танылган көрәшче кызыбыз Ника Долголаптева.

Халыкара турнирда шәһәребез данын югары дәрәҗәдә яклаган киокусинкай көрәшчеләренең остазлары — Фуркат Джумабаев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев