Лениногорскиның «KATANA» клубы көрәшчеләре Республика Беренчелегендә катнашып алтын, көмеш һәм бронза медальләр яулап кайттылар.
Катнаш көрәш буенча бәйге Казанда узды. Республикабыз башкаласы 200 дән артык спортчыны үзенә җыйган иде.
“ FC KATANA” командасы Лениногорскны бу бәйгедә лаеклы тәкъдим итте.
Безнең көрәшче Дамир Гыйниятуллин алтын медальгә ия булды.
Республика ярышларының көмеш медален Дмитрий Михайлов яулады, ә бронзага Тимур Гыйльмурадов хуҗа булды.
Көрәшчеләрнең тренерлары – Фуркат Джумабаев.
Фото "КАТАНА" клубыннан
Нет комментариев