Лениногорскиның “Нефтяник” хоккей клубы сезонны тугыз алкадан башлады
СПОРТ

Лениногорскиның “Нефтяник” хоккей клубы сезонны тугыз алкадан башлады

Лениногорскиның “Нефтяник” хоккей клубы сезонны аеруча зур уңыш белән башлап җибәрде.

2008-2009 нчы елда туган үсмерләрдән тупланган командалар арасында Татарстан Республикасы Беренчелегендә шәһәребез командасы көндәшләрен тар-мар итте.

Җиңүче команданың тренеры Руслан Галләмов әлеге матчтан соң уенчыларының уңышына ихластан шатлануын яшермичә: “Шәкертләремнең уены бердәм, бик мавыктыргыч булды. Алар бер-берсен ярымборылыштан аңлап,  ышанычлы көрәш алып бардылар. Очрашу безнекеләр файдасына 9:3 исәбе белән тәмамланды”,- диде.

Татарстан Беренчелегененә 2025/2026 нчы ел сезоны уеннарының беренчесе “Нефтяник” боз сараенда үтте. Анда Лениногорск командасы Кама Аланыннан килгән “Олимп” белән очрашты һәм җиңү яулады.

 

фото: хоккей спорт мәктәбеннән


Нет комментариев