Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск спортчылары медальләрнең барлык төренә дә ия булдылар

Лениногорск 3 нче спорт мәктәбенең грек –рим көрәше бүлегендә шөгыльләнүче үсмерләр тагын җиңү яулады. Бу юлы алар алдынгы урыннарның өчесенә дә ия булдылар.

 Бөтенроссия грек-рим көрәше ярышлары Удмурд республикасының  Воткинск шәһәрендә шушы көннәрдә генә  булып  үтте. Әлеге ярышлар, көрәшнең бу төре тренерлары булган Л.П. Буторин һәм  В. И.Гребенкин истәлегенә үткәрелде. Ярышларда Россия Федерациясенең 11 регионыннан 300 көрәшче катнашты. Лениногорскиның көрәшче үсмерләре бу бәйгедән алтын, көмеш һәм бронза медальләр белән кайтты. Егор Илюхин, үз авырлыгындагы көрәшчеләр арасында, бәйгенең җиңүчесе булды. Альберт Мингазов көмеш медальгә лаек дип табылды. Өченче урынны һәм бронза медальне дә Лениногорск  көрәшчесе Кирилл Бердников яулады. Көрәшче үсмерләр  белән тренерлар  Руслан Лущиков һәм Владимир Майоров шөгыльләнә. Җиңүчеләргә, бәйгедә катнашкан барлык көрәшчеләргә, аларның тренерларына алга таба да уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев